Сюжетлы уен нигезендә оештырылган физкультура шөгыле
10 Sep, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Мостафина Рафия Рафаэль кызы
Тәрбияче: Балалар, безнең бүген гадәти генә шөгыль түгел. Без сезнең белән уеннар уйнарбыз, сәяхәт итәрбез, әңгәмә корырбыз. Әйтегез әле, һәрвакытта безнең өстәлебез түрен нәрсә бизи?
Балаларның җаваплары тыңлана.
Тәрбияче: Сез бик дөрес җавап бирдегез. Кайда гына булсак та, безнең өстәлебез түрен икмәк бизи. Ә менә ипи өстәлгә куелганчы нинди юллар уза икән, сезнең бу хакта уйлап караганыгыз булмадымы? Әйтегез әле, ипине нәрсәдән пешерәләр?
Балалар: Оннан.
Тәрбияче: Ә онны каян алалар?
Балалар: Бодайны тегермәндә тартып он ясыйлар.
Тәрбияче: Әйе, ә бодайны каян алалар соң?
Балалар: Ул басуда үсә.
Тәрбияче: Аны кем үстерә?
Балалар: Игенче.
Тәрбияче: Ә игенче дип кемне атыйлар? Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз: ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сюжетлы уен нигезендә оештырылган физкультура шөгыле | 11.98 KB |
Ресурс төре: