Һәркемнең язмышы үз кулында (10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе)
13 Sep, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Нурлат районы Киекле урта мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Абдрахманова
Кеше өчен иң әүвәле – намус, дигән,
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул – явыз, дигән.
Икенче иң кыйммәтлесе – гакыл, дигән.
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк,
Ялганга ант итеп барын сатар, дигән.
Өченче иң кыйммәтлесе – әдәп, дигән,
Әдәп-көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән:
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исеме күтәрүе гөнаһ дигән.
Дүртенче иң кыйммәтлесе – күңел, дигән,
Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән,
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә, үлеп җиргә күмел, дигән.
Бишенче иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән,
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр, дигән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Һәркемнең язмышы үз кулында (10 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате эшкәртмәсе) | 77.78 KB |
Ресурс төре: