Жюри эшкә кереште
Узган атнада "Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең оештыру комитеты 50 гә якын белгеч белән элемтәгә чыкты һәм аларга бәйгенең Татнет экспертлары берләшмәсенә чакыру юллады. Алар арасында программистлар һәм дизайнерлар белән беррәттән мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар һәм дәүләт эшлеклеләре бар. Интернет-проектларны бәяләүгә шулай ук узган елларда "Белем җәүһәре" премиясен яулаган сайт хуҗалары да бар.
Интернет-проектларны бәяләү якынча 30 сентябрьга кадәр дәвам итәчәк. Аннары министрлыклар карарлары нигезендә финалистларны тантанага чакыру оештырылачак. Ә бәйгенең тантанасы быел һәм киләсе елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәрелер дип көтелә.
Интернет-проектларның авторларына тагын бер кат уңышлар телибез, финалга эләгүләрен һәм мәртәбәле "Белем җәүһәре" интернет-премиясе лауреаты исеменә лаек булуларын көтеп калабыз.