Татарстан укытучысы "Россия Федерациясенең атказанган укытучысы" исемен алды
30 May, 2008 Сылу
Россия Президенты Дмитрий Медведев «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру турында” карарга кул куйды, дип хәбәр итә “Татар-Информ”.
Күп еллык эшчәнлекләре һәм фәнгә зур өлеш керткәннәре өчен бер төркем галимнәр һәм педагоглар “лаеклы исемнәр” алды. Бүләкләнүчеләр арасында Казан дәүләт консерваториясе каршында эшләүче урта махсус музыка мәктәбе укытучысы Ольга Хәбибуллина да бар. Россия Федерациясе Президенты карары белән аңа “Россия Федерациясенең атказанган укытучысы” исеме бирелгән.