"Сименс" компаниясе оештырган VII Бөтенроссия фәнни-инновацион проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә
24 Oct, 2012 Раил Гатауллин 0
1 сентябрь көнне "Сименс" компаниясе чираттагы VII Бөтенроссия фәнни-инновацион проектлар бәйгесен ачып җибәрде. Быелгы бәйгедә катнашу өчен 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр 9-11 сыйныф укучылары, урта махсус белем учреждениеләренең 1-2 курс студентлары чакырыла. Проект бер генә укучы тарафыннан да, 2 яисә 3 укучы тарафыннан да ясалган булуын рөхсәт ителә. Конкурс уку елы дәвамында бара һәм берничә этаптан тора. Беренче этапка гаризаларны 2013 елның 15 нче гыйнварына кадәр тапшырырга була. Бәйгегә эшләрне konkurs.ru@siemens.com адресына юлларга кирәк.
Тулырак мәгълүматны Siemens компаниясе сайтыннан укый аласыз.