Казанда “Мәгарифтә мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләр” дигән халыкара җыен уза
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 26 нчы июнендә Казанда узучы “Мәгарифтә мәгълүмати һәм коммуникатив технологияләр: глобаль үсеш тенденцияләре” дип аталган халыкара-гамәли конференциягә чакыра.
Министрлыкның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, җыен вакытында белем бирү учреждениеләрен мәгълүматлаштыру буенча дөньяның төрле илләрендә тормышка ашырылган үзенчәлекле проектлар белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларындагы уңышлы проектларны тәкъдим итү, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында мәгълүмати-аралашу технологияләрен кулланырга өйрәтү көтелә.
Конференциядә мәгарифтә мәгълүмати технологияләрне куллануны концептуаль һәм норматив-хокукый актлар белән тәэмин итү, бердәм мәгълүмати-белем бирү җирлеген үстерү, укыту-тәрбия процессында электрон белем ресурсларын һәм автоматлаштырылган системаларны куллану кебек мәсьәләләр күтәреләчәк. Көн тәртибенә сәләтле балаларны һәм физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дистанцион укыту технологияләре, инновацион фәнни-техник проектларда мәгълүмати технологияләр, педагогларны заманча технологияләргә өйрәтү, глобаль мәгълүмати җәмгыять шартларында мәгълүмати иминлек белән бәйле сораулар да чыгарыла.
Конференция адресы: http://mon.tatar.ru/rusconf_IKT_2008.htm
Чыганак: “Татар-информ”