Укытучылар "Мәгариф турында" законына каршы митингка чыктылар
14 Nov, 2012 Раил Гатауллин 0
Узган атнаның шимбәсендә (11 ноябрь көнне) Мәскәүнең Революция мәйданында 300 дән артык укытучы митингка чыкты. Митингка чыккан укытучыларның максатлары: Россиядә бушлай белем алу мөмкинлеген саклап калу, балалар саны аз булган авыл мәктәпләрен саклап калу, укытучыларның хезмәт хакларын тиешле ләрәҗәгә күтәрү һ.б. Митингка чыгуга укытучыларны 17 октябрь көнне кабул ителгән "Мәгариф турында" законы этәргән. Алар әлеге законга төзәтүләр кертергә кирәген әйткәннәр, законны камилләштерү буенча Дәүләт Думасына үз тәкъдимнәрен юллаганнар, әлеге хәлдә кабул ителгән законга каршы булуларын белдергәннәр.