Белем.ру порталы кулланучылары игътибарына!
Белем.ру порталы кулланучыларын порталда тудырылган чираттагы уңайлыклар һәм мөмкинлекләр белән таныштырып үтәбез.
Хәзер сез үзегезне кызыксындырган яңалыкларны теглар буенча да эзләп таба алачаксыз. Әлегә теглар шәхесләр буенча гына булдырылган, алга таба ул киңәйтеләчәк дип күздә тотыла. Әлегә мондый мөмкинлек теркәлгән кулланучылар өчен һәм ресурслар бүлегендә генә бар иде.
Шулай ук, порталда фикер алышканда спамнан саклану системасы да яңартылды. Хәзер үзегезнең робот түгеллекне белдерү өчен берничә өлешкә бүленгән рәсемне җыярга гына кирәк. Пазл җыярга яраткан кешеләргә бу иминлек саклау чарасы хуш килер дип өметләнәбез.
Рәхим итеп порталдагы ресурсларын кулланыгыз, аралашыгыз, фикер алышыгыз! Кулланучыларны якын арада тагын яңа мөмкинлекләр белән куандырырбыз дип ышанып калабыз.
Фикерләр
Кунак
12 Декабрь, 2012 - 03:41
Permalink
Спамнан саклану системасы бик
Спамнан саклану системасы бик уңай,хәтта мавыктыргыч килеп чыккан. Афәрин! Ә тегларны әйтәсе дә юк, искиткеч җайлы! Рәхмэт!