Россия Иҗтимагый Палата вәкилләре "өчле"гә укыган балаларны вузга, гомумән, кертмәскә тәкъдим итә
Яхшы белем бирмәгән вузлар ябылырга тиеш. Илнең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов әнә шундый фикердә. Аның сүзләренә караганда, югары уку йортларындагы ришвәтчелек һәм күчереп язу очракларына каршы җитди көрәш алып барырга кирәк. Россия Иҗтимагый Палата вәкилләре исә “өчле”гә укыган балаларны вузга, гомумән, кертмәскә тәкъдим итә.
Дмитрий Ливанов тиешле таләпләргә туры килмәгән вузлар белән нәрсә эшләргә җыенуын Дәүләт Думасында узган “Хөкүмәт сәгате”ндә сөйләгән. “Акча түләп диплом алу, күчереп язу һәм плагиатлык соңгы арада гадәти күренешкә әверелде, – дигән ул парламент депутатларына. – Кызганыч, андый очраклар дәүләт вузларында да, дәүләтнеке булмаганнарында да очрый. Бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга вакыт җитте. Вузлар студентларны алдау белән шөгыльләнергә тиеш түгел”. Министр сүзләренә караганда, Россиядәге төп югары уку йортларында да тиешле белем бирмәгән вузларны ябу фикерен хуплыйлар. “Безгә андый уку йортлары кирәкми”, – дигән ул.
Ливанов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта федераль министрлык дәүләт вузлары һәм аларның филиаллары эшчәнлеген тикшерү белән мәшгуль. 1 ноябрь көнне министрлык сайтында уку йортларын тикшерү нәтиҗәләре пәйда булды инде. Түрәләр 541 вуз һәм 994 филиалның эшчәнлегенә бәя биргән. 136 уку йорты һәм 450 филиал түбән бәя алган. Ливанов сүзләренә ышансаң, ул вузларны ябарга җыенмыйлар. Әмма аларны башкаларга кушарга мөмкиннәр. Ә менә белгечләр тарафыннан түбән бәяләмә алган филиаллар юкка да чыгарга мөмкин.
Сүз уңаеннан, “нәтиҗәсез” уку йортлары исемлегенә Татарстаннан да өч вуз һәм 14 филиал эләккән. Федераль министрлык түрәләре Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты һәм Чаллы дәүләт педагогика институтларының күрсәткечләреннән канәгать түгел икән. Сишәмбе көнне исә бу мәсьәлә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Дмитрий Ливанов белән очрашкач та күтәрелгән. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев – нәкъ менә аграр университетны тәмамлаган кешеләр.
Телгә алынган исемлек белән килешмәүчеләр дә җитәрлек. Россия студентлар профсоюзы башлыгы Алексей Казак, мәсәлән, Ливановны отставкага ук җибәрергә чакыра. Аның сүзләренә караганда, бу исемлек студентлар һәм укытучыларны борчуга салган, ә вузларның эшчәнлеген бары тик икътисадый яктан гына тикшергәннәр. Казак фикеренчә, түрәләр тикшерү таләпләрен “нәтиҗәсез вузлар” исемлегенә кыйммәтле җир кишәрлеге һәм күчемсез милеккә ия булган уку йортлары эләгерлек итеп төзегән. Ничек кенә булмасын, югары белем бирү системасында үзгәрешләр булачак һәм аның кирәклеген дә танымый мөмкин түгел. Ә берничә көн элек Россия Иҗтимагый Палата вәкилләре дә бу мәсьәләдә үз тәкъдимнәрен ясаган. Алар фикеренчә, мәктәптә “өчле”гә укыган балалар вузда белем алырга тиеш түгел. Шуңа күрә БДИ буенча минималь балл күләмен уку йортлары түгел, ә мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләргә тиеш. Белгечләр әйтүенчә, “мәгариф турында”гы федераль законга үзгәреш буларак тәкъдим ителгән әлеге фикер дә вузлар санын киметү алымы булырга мөмкин.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat