Филологлар һәм журналистлар өчен анкета
26 Nov, 2012 root 0
Белем.ру порталы кулланучылары арасында журналистика факультетын яисә филология белгечлеген тәмамлап, шул юнәлештә эш алып барган кешеләр шактый. Моны исәпкә алып, фәнни-үзләнү эше белән шөгыльләнүче бер төркем яшьләр портал редакциясенә мөрәҗәгать иттеләр.
Фәнни эзләнү журналистика юнәлешендә эш алып барган кешеләрнең фикерен ачыклаудан гыйбарәт. Әлеге эзләнүдә катнашу өчен анкетадагы 80 сорауга җавап бирергә (+ тамгасы куеп чыгарга) һәм нәтиҗәләрне яшь фәнни хезмәткәр Люция Закиржановага (lutsia_zak@mail.ru) юлларга кирәк.
Анкета буенча сораулар белән шулай ук Ситдыйкова Алсуга (sitdikovaa@gmail.com) мөрәҗәгать итә аласыз. Фәнни эзләнүдә катнашу ирекле.
Анкетаны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: Анкета