Игьтибар! (татар теле һәм әдәбияты укытучылары игътибарына)
2012 елда “Гыйлем” нәшрияты рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфта укучы татар балалары өчен татар теленнән яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма – тестлар тупланмасы чыгарды. Тестлар 7 вариантта бирелгән. С1 биремен эшләү өчен методик киңәшләр дә бар. Мин укучыларым язган сочинениеләрдәге иң әйбәт фикерләрне туплап һәм тәртипкә китереп, сайтымда берәм-берәм урнаштырып барырга уйлыйм. Башка укытучылар да шулай эшләсәләр, барыбыз бергә бай материал туплый алыр идек.
"Сез ничек уйлыйсыз? Бәлки, мәшәкатьләнеп тору кирәк түгелдер?" - дип сорау бирә Гүзәлия Тарханова.
Белем.ру порталы бу фикерне хуплый һәм татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әлеге темага фикер алышырга чакыра. Фикер алышу өчен адрес: http://tarkhanova.ru/node/474.