Казан Россиянең Яңа ел башкаласы дип игълан ителде
Яңа ел якынлашуын сиздереп башкалабыз урамнарында көяз-көяз чыршылар урнаштырыла башлады. Җитмәсә, быел Казан Россиянең Яңа ел башкаласы дип игълан ителде.
Казанда республика Чыршы бәйрәменең кайчан узачагы да мәгълүм булды. 27 декабрь көнне “Татнефть-Арена” Боз сараенда узачак бәйрәмгә республиканың 8,5 мең мәктәп укучысы чакырылыр дип фаразлана.
Якты утлар белән бизәлгән урман кунагы янына килгән һәр балага, гадәттәгечә, бүләкләр каралган. Елан формасындагы уенчык букчада татлы ризыкка һәркем сөенәчәк.
Яңа ел бәйрәме узачак бина эчен бизәү өчен ун мең, ә тышкы ягын бизәү өчен биш мең шар сатып алыначак, ди чараны оештыручылар.
Бәйрәм программасында былтыргы кебек үк спорт-гимнастика шоуда олимпия чемпионнары да катнашачак. Шулай ук Татарстан балаларының күңелен күрергә Россия йолдызлары да килер дип көтелә. Тамаша барышында сәхнәдә пиротехник шоу һәм “кар яудыру” да планлаштырыла.
Быелгы Яңа ел бәйрәме Татарстан бюджетына 21,5 миллион сумга төшәчәк.
Чыганак: http://intertat.ru/tt