Яңа ел белән!!!
Тормышларын мәгариф системасы белән бәйләгән кешеләр бу көннәрдә икеләтә бәхетле - алар Яңа елны ике тапкыр каршы алалар. Берсе 1 сентябрь көнне булса, икенчесе - 1 гыйнвар көнне. Димәк, иртәгә безнең өчен шундый бәйрәмнәрнең берсе булачак.
Ә бүген... Бүген - 2012 нче елның соңгы көне. Узган елга анализ ясап, киләсе елга планнар кора торган көн. Һәм еш кына елны ничек каршы алсаң, аны шулай үткәрәсең дә.
Безнең белән килешәсездер, кәбисә ел булгангамы, Кытай календаре буенча кара су аҗдаһасы елы булгангамы, быел бик авыр һәм катлаулы ел булды. 2012 нче елда күп кенә танылган татар шәхесләре арабыздан китеп барды, кайбер кешеләргә карата һөҗүмнәр оештырылды, үз фикереңне белдерү һәм дөреслекне яклап калу өчен күп кенә көч түгәргә туры килде. Хәтта "ахырзаман" да 2012 нче елга планлаштырылган иде...
Әмма, ничек кенә булмасын, Яңа ел һәркемнең күңелендә өмет хисләрен уята. Үзенең хыяллары тормышка ашуын кемнәрдер югары көчләрдән өмет итә, кемдер моны очраклы күренеш дип саный, бәхетне лотереяга тиңли. Әмма ләкин киләчәкнең нинди булуы, иң беренче чиратта, үзеңнән торуын күпләр әле дә аңламыйлар.
Яңа елда барчагызның да - укучыларның да, укытучыларның да (дөнья бары тик укучылар һәм укытучылардан тора дип күз алдына китереп тә була!) бәхетле булуларын, уй-хыяллары киләчәктә тормышка ашуын телибез. Ә нәрсә ул киләчәк? Киләчәк ул бүгенге көннәрнең суммасы. Бүгенге көнне никадәр яхшы, дөрес һәм тиешенчә уздарасыз, киләчәк тә шулай ук яхшы һәм сез теләгәнчә булыр. Мәктәп укучыларының һәм студентларның укулары - моңа яхшы мисал. Никадәр укучы яисә студент бүген белемне яхшы үзләштерә, никадәр яхшырак белем ала - киләчәктә имтиханда аның яхшы билгесен алу ихтималлылыгы югарырак булачак. Бүгенге көнне бушка һәм мәгънәсезгә уздырган укучыларның киләчәкләре шулкадәр борчулы, шулкадәр авыр булачак.
Шуңа күрә, иң беренче чиратта, бүгенге көн белән яшәгез. Бүгенге көнегезне иң яхшы һәм иң файдалы көн итеп үткәрегез. Һәр көн башында киләчәккә ким дигәндә бер адым ясагыз. Һәм сез теләгән яхшы киләчәк үзен озак көттермәс, уй-теләкләрегез тормышка ашар. Һәр көнегез сезнең өчен иң бәхетле, иң яхшы булсын!
Безнең бу теләгебезне чын күңелдән кабул итеп алыгыз, Яңа ел котлы булсын, дусларым!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин һәм сезнең "Белем.ру" коллективы