Чиләбедә Муса Җәлил иҗаты белән танышалар
2013 елда Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан мәктәп укучылары арасында татар шагыйре Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле уку буенча бәйге оештырылачак. Аның максаты – яшь буынны татар халкы тарихына якынайту, туган тел һәм мәдәнияткә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
Бәйге ике өлештән торачак. 8 февральдә башланып китәчәк беренче тур өлкәнең төрле районнарында узар һәм 20сенә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Әлеге конкурста җиңеп чыкканнар Чиләбегә, бәйгенең йомгаклау өлешенә чакырыла. 6 март көнне җиңүчеләрнең исемнәре ачыкланачак һәм аларга истәлекле бүләкләр таратылачак, дип ышандыра оештыручылар.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк - беренче урын өчен 3 төркемдә “көрәш барачак”. 1-4 сыйныф, 5-9 класс һәм 10-11 сыйныф укучылары үзара көч сынашачак.
Конкурста катнашу өчен Муса Җәлилнең биографиясен яхшы белү таләп ителә. Шулай ук, катнашучыларга шагыйрьнең берәр әсәрен яттан сөйләргә кирәк булачак. Чыгышны үзең генә яки инде коллектив ярдәмендә башкарырга мөмкин. Конкурс өч номинациядә уздырыла – Муса Җәлилнең шигырьләрен рус телендә иң оста башкаручы, язучының шигырьләрен татар телендә иң оста башкаручы һәм бөек шагыйрь турындагы әсәрләрне иң яхшы сөйләүчеләрне ачыклаячаклар.
Бу бәйге инде икенче ел рәттән уздырыла. Анда катнашу өчен гаризалар 22 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе татарлар конгрессы.