Илсур Метшин: "Ата-аналар комитеты мәктәпкә капиталь ремонт ясау мәсьәләсен контрольгә алырга тиеш"
8 гыйнвар көнне Казан мэры Илсур Метшин, башкаланың иң борынгы мәктәпләренең берсендә – Вахитов районының М.Горький урамында урнашкан 3 нче гимназиясендә булды.
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында, җәен гимназиягә ремонт ясау планлаштырыла.
Мәктәпне карауда шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре башлыгы Андрей Лобов катнашты. Мәктәптә экскурсияне директорның укыту эшләре буенча урынбасары Наталья Уварова үткәрде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге.
Билгеле булганча, капремонт программасына, биналары 30 елдан артык элек сафка бастырылган гомуми белем бирүче мәгариф учаклары кертелгән. 3 нче гимназия 1856 нчы елда төзелгән бинада урнашкан, әлеге бина һәрвакыт уку йорты буларак кулланылган – XIX гасыр уртасыннан анда прогимназия булган, 1901 нче елдан – Өченче хатын-кызлар гимназиясе. Бинаның республика әһәмиятендәге мәдәният объекты булуын да билгеләп узарга кирәк.
1994, 2004 һәм 2008 нче елларда уку йортында аерым ремонт эшләре башкарылган: түшәм катламы, идәннәре өлешчә алмаштырылган һ. б. Республика программасы кысаларында капиталь ремонтка 2012-2013 нче уку елы тәмамлангач керешәчәкләр. Эшләр исемлегендә – түбә өслеген һәм фасадын капиталь төзекләндерү, бинаның беренче катындагы җиһазларны һәм инженер челтәрләрен алмаштыру, яңа керү юлын җиһазлау.
Наталья Уварова сүзләренә караганда, мәктәп бинасының иң проблемалы өлеше – түбә өслеге: 2008 нче елда ремонт эшләре барганда балкалар һәм башка элементлар алмаштырылмаган, түбәнең герметиклылыгы тәэмин ителмәгән. “Берсүзсез, элек бары тик буялып кына килгән бинаның фасады да мөһим, чөнки бина 1856 нчы елда сафка бастырылган, аны яңартып кору таләп ителә”, - дип өстәде ул.
Мэр фасадны тарихи кыяфәттә торгызу мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Андрей Лобов хәбәр иткәнчә, фасадны төзекләндерү капремонт программасына кертелгән, эшләр Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе эскизы нигезендә башкарылачак.
Илсур Метшин башлангыч сыйныфлар кабинетларын, музыка һәм спорт залларын, ашханәне карады. Мәктәптә бүген үк мәйдан җитешеп бетмәве сизелә. Биредә белем алырга теләүчеләр күп, ел саен зур конкурс күзәтелә. Нәтиҗәдә, 400 кешегә исәпләнгән бинада 636 укучы белем ала. Шуңа күрә беренче чиратта хәл итәсе бурычларның берсе, рөхсәт документларын тиз арада рәсмиләштерүдән һәм мәктәп янкорылмасында бизәү эшләрен төгәлләүдән гыйбарәт, аның төзелеше 90 нчы елларда туктатылган булган. Яңа бинага ашханәне һәм актлар залын күчерү ниятләнә.
Мэр гимназиянең ата-аналар комитетына, ремонт эшләре планнарын һәм срокларын тәгаенләүне һәм программа кысаларында бүленеп биргән акчаның җитү-җитмәвен бәяләүне йөкләде. “Ниндидер эшләргә финанслар җитеп бетмәсә, ярдәм итәргә әзер меценатлар, иганәчеләр, депутатлар табылыр. Алдагы ел тәҗрибәсе, мәктәпләрдәге кайбер эшләрнең, ата-аналарның үз ихтыяры белән хәйрия итүе, меценатлар һәм бизнесменнарның ярдәме хисабына башкарылуын күрсәтә”, - дип билгеләп узды Илсур Метшин.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru