Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары (+нигезләмә)
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы районнарында һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә Каюм Насыйри исемендәге XI төбәкара яшүсмерләрнең фәнни-тикшеренү укулары бара.
Әлеге фәнни-тикшеренү укусларында 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Фәнни чараның тематик юнәлешләре шактый киң:
- география, геоэкология;
- экология, биология, химия;
- астрономия, математика, физика;
- педагогика, психология;
- рус филологиясе;
- татар филологиясе;
- төбәкне өйрәнү (татар телендә);
- төбәкне өйрәнү (рус телендә);
- тарих;
- декоратив-гамәли сәнгать.
Бәйге 4 этаптан тора:
I этап - мәктәп дәрәҗәсендә (1.09.2012 - 20.12.2012);
II этап - муниципаль дәрәҗәдә (21.12.2012 - 25.01.2013);
III этап - төбәкләр дәрәҗәсендә (26.01.2013 - 12.03.2013);
IV этап – йомгаклау (финал).
Бәйгенең финал өлеше 26 март көнне булыр дип көтелә.
Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!