"Халкым җәүһәрләре" радиотапшыруы (мәктәп радиосы өчен сценарий)
– Исәнмесез, исәнмесез!!! Кадерле радио тыӊлаучылар! Сезне, кабат, “Халкым җәүһәрләре” тапшыруыныӊ чираттагы чыгарылышы сәламли.
– Эфирда 8 класс укучылары – Алсу һәм Артём.
– Һәр заман үз җырын тудыра. Шулай да җырларныӊ, гомумән, халык иҗатыныӊ иӊ матур үрнәкләре – борынгы чорда иҗат ителгәннәре. Салават күперендәге төсләрне, чәчәкләрнеӊ җилдә тибрәлүе кебек нәфислекне, суныӊ агышы кебек тылсымлы борылышларны халык җыры үзенә җыеп алган. Моӊны дәрьяларга тиӊлиләр – ул күӊелләрне биләп ала, аны кояшка тиӊлиләр – ул күкләргә күтәрә һәм кешене көчле рухлы итә.
– Әйе, узган гасыр башы көйләрен без эчтәлеге, озынлыгы аркылы танып алабыз. Бүгенге көндә дә бу җыр-моӊнарныӊ әһәмияте бер дә кимеми, киресенчә, яӊа заман сәнгате аларныӊ урынын түргә, дәрәҗәлерәк урынга күчерә.
– Шуӊа күрә дә бүгенге тапшыруыбызны да 19 йөз башы музыка сәнгате легендаларына багышларбыз.
Беренче легенда – Заһидулла Яруллин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Халкым җәүһәрләре" радиотапшыруы (мәктәп радиосы өчен сценарий) | 15.78 KB |