Игътибар! Фотоматериаллар бәйгесе старт ала!
3 Jun, 2008 Сылу
“Бары бергә: балалар бакчасы һәм гаилә”. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы шундый исемле фотоматериаллар күргәзмә-бәйгесе оештыра.
Бәйге ике этапта узачак. Беренчесе, муниципаль район һәм шәһәрләрдә (10 июннән 26 июньнгә кадәр). Икенчесе, республикакүләм тур (26 июньнән 10 июньгә кадәр).
Жюри тарафыннан иң шәп, дип табылган эшләр Меделеевск муниципаль районында узачак мәктәпкә кадәр укытуның август ае киңәшмәсендә - махсус оештырылачак күргәзмәдә эленәчәк.
Әлеге бәйге хакында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан табып була: http://mon.tatar.ru