Яхшы вожатый булу өчен укырга кирәк!
Вожатый булу өчен укырга кирәкме? Вожатый нинди булырга тиеш? Яхшы вожатый булу өчен нишләргә кирәк?
Мондый сораулар күп кенә яшьләрне кызыксындыра. Әлеге сорауларга җавап бирү һәм яхшы вожатыйлар әзерләү максатыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә инде ун елга якын (2004 елдан башлап) "Баскыч" ("Лестница") дип исемләнгән вожатыйларның һөнәри үсеш мәктәбен оештырып килә.
Чираттагы шундый чара 30 гыйнвардан (бүгеннән) башлап 4 февральгә кадәр "Волга" яшьләр үзәгендә уза. Әлеге программа кысаларында күп төрле мастер-класслар оештырыла. Ахырда "яшь вожатыйлар" үзләренең авторлык проектларын да яклаячаклар. Быелгы әлеге мәктәптә 110 укучы үз осталыкларын камилләштерәчәк, дип хәбәр итә "Волга" яшьләр үзәгенең рәсми сайты.
Әлеге чара турында тулырак мәгълүматны сез "Волга" үзәге һәм оештыручы министрлыкларның сайтларында таба аласыз.