Балалар белән татар телендә шөгыльләнүче тәрбиячеләр өчен Казанда бушлай курслар уздырыла
Балалар белән татар телендә шөгыльләнүче тәрбиячеләр, мөдирләр өчен бушлай Бөтенроссия курслары уздырылачак, Казанда "Муниципаль мәгариф системасының заманча модельләре" дигән тема буенча ике атнага исәпләнгән әлеге квалификацияне күтәрү курслары 11 марттан 23енә кадәр ике этапта барачак.
Бөтенроссия курслары өчен җаваплы булган ТР Мәгарифне үстерү институты вәкиле Латыйпова Рәсилә Илдусовна шундый белешмә бирде. Аның сүзләренчә, мондый курслар былтыр апрельда оештырылган булган һәм илебезнең төрле төбәкләреннән педагоглар җыелып белемен күтәргән. Килүчеләргә курслар уздырыласы җирдән ерак булмаган урыннарда тәүлеге 30 сумнан фатирга керү мөмкинлеге бар, юлны килүче як үзе түли.
Курсларның 1 нче этабы 11-16 мартта дистанцион рәвештә була һәм аны ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре контроль эш формасында үткәрә. Моның өчен институтның http://irort.ru сайтындагы “Дистанционное обучение” сәхифәсенә логин, пароль белән "Минем курслар" бүлегенә керү кирәк була.
2 нче этап 18-23 мартта Казанның Яңа Савин районындагы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү эше татарча булган 45 нче балалар бакчасы (Четаев ур., 3А) базасында көндезге укулар рәвешендә оештырыла. Бакча мөдире Гаязова Дания Нурлыгаяновна белән элемтәгә керү өчен телефакс.: 88435214506, email: Deti405@mail.ru
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru