Укучыларның телефоннарында смс-хәбәрләр тикшереләчәк
2 июнь көнне Дәүләт Думасында балаларга дини-әхлаки тәрбия бирү дәүләт сәясәте концепциясе турында әңгәмә алып барылды. Өстәвенә, балаларны миһербансыз компьютер уеннарыннан, наркотиклар һәм порнографиядән саклау максатыннан 16 закон проекты кабул ителде.
Әлеге концепция авторлары фикеренчә, бүгенге заман яшьләре аеруча әхлаксыз. Бу концепция 2008-2015 елларда тормышка ашырылырга тиеш.
Алга таба балаларга карата катгый тыюлар эшли башларга мөмкин. Әйтик, әти-әнидән башка булган кызлар-малайлар өчен җәмәгать урыннарында йөрү вакыты кертелә, Яшьләрне теге яки бу дини оешмаларга тарткан затларны административ җәза көтә һ.б.
Кагыйдәләр арасында кәрәзле телефоннарга кагылганы да бар. Уку вакытында килгән смс-хәбәрләр махсус фильтрация узачак. Бүген кайбер операторлар балалар өчен махсус тариф булдырганнар. Биредә Интернетның кайбер битләренә “тыю” куелган.
Чыганак: www.5ballov.ru