Казанда татар фольклоры персонажлары булган яңа күңел ачу паркы - "Шүрәлеленд" төзеләчәк!
Татарстан башкаласында татар фольклоры персонажлары булган яңа күңел ачу паркы - “Шүрәлеленд” төзеләчәк. Бу хакта Казан башкарма комитетының тышкы багланышлар һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников хәбәр итте. Яңа күңел ачу паркында татар әкиятләре геройлары кунакларның күңелен күрәчәк, шулай ук килгәннәргә махсус күңел ачу программалары, бәйгеләр, маҗаралар әзерләячәкләр.
Хәзерге вакытта проект авторлары паркның концепциясен эшләгәннәр һәм эскизлар әзерлиләр. Моннан тыш шәһәр хакимияте шәһәрнең туристик картасын эшкә җигәчәкләр – аның ярдәмендә башкала кунаклары берничә музейны карый һәм төрле интерактив программаларда катнаша алачак:
- Маҗараларны, велоэкскурсияләрне һәм индивидуаль турларны берләштереп, без яңа туристлар җәлеп итәчәкбез, шулай ук, Казанда инде бер мәртәбә булганнарның кызыксынуын арттырачакбыз, - дип хәбәр итте Иван Кадошников.
Шәһәрнең туристик картасын, әлегә 2 мең тираж белән, агымдагы елның 1 мартыннан эшләтә башларга уйлыйлар.
Чыганак: http://mc-idel.ru