"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды!
Бүгеннән, 8 февральдән башлап, IV "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте!
Бәйгедә катнашу өчен Сез үзегезнең сайтыгызның авторы булырга, сайтыгыз татар телендә эшләргә яисә аның тулы көченә эшли торган татар телле версиясе булырга тиеш! Сайтлар техник яктан эшләнеп беткән һәм кулланучыларыгыз өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына:
- "Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
- "Укучы - җәүһәр" номинациясе,
- "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
- "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе,
- "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе.
Тулы мәгълүматны бәйгенең рәсми сайтында таба аласыз: http://konkurs.belem.ru
Фикерләр
Ильфар
9 Февраль, 2013 - 10:22
Permalink
Уңышлар телик!
IV бәйгегә, булачак конкурсантларга уңышлар телик! Куркып тормагыз, шушындый мөмкинлек барында сайтыгызны танытыгыз, җиңү генә димәгән бит. Әлеге бәйгедә катнашу гына да эшчәнлегегезне югарырак баскычка күтәрүгә зур этәргеч булачак...
Барыгызга да уңышлар теләп I-II бәйгеләр призёры, "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы - 2012" җиңүчесе: http://qushlawich.ru