БДИ нәтиҗәләре ике ел гамәлдә булачак
Шушы көннәрдә Россия мәгариф күзәтүе аттестатка БДИ нәтиҗәләрен 5 баллы системага күчерми язу турында фикер алышты. Ягъни укучылар өчен гадәти булган “3”, “4”, “5” билгеләре урынына теге яки бу фәннән җыйган баллар язылачак. Әлегә уртак карарга килмәгәннәр. “Бар да көзгә билгеле булачак”, - ди Россия мәгариф күзәтүе башлыгы Любовь Глебова.
Любовь Глебова фикеренчә, укучыларның белемнәрен БДИ һәм югары уку йортлары бер төрле бәяли, ә мәктәпләрдә бөтенләй башка билге чыгару системасы. Нәтиҗәдә, күп кенә аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Бүген БДИ тапшыргач укучы максималь 100 балл җыя ала. 0-30 балл “икеле”, 31-50 – “өчле”, 51-70 – “дүртле”,71-100 – “бишле” билгесенә туры килә.
Быелгы яңалыклар арасында күпләрне куандырырлык факт бар. Моңарчы БДИ нәтиҗәләре бер генә ел саклана иде. Әгәр дә абитуриент беренче елны ук укырга керә алмаса, киләсе елга инде ул янә БДИ бирергә тиеш иде. Хәзер БДИ нәтиҗәләре ике ел саклана. Ә армия сафларына китүче егетләрнеке хәтта өч ел дәвамында көчен югалтмаячак.
Чыганак: window.edu.ru