Язучы һәм аның Музасы
11 Feb, 2013 root 0
Бу атнада, 13 февраль көнне, С.Сәйдәшев исемендәге музей бинасында "Язучы һәм аның Музасы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак, әлеге чараны Татар әдәбияты тарихы музее белән Ш.Камал мемориаль квартирасы оештыра.
Әдәби-музыкаль кичәгә кунакка күп кенә язучыларның - Фатих Кәрим, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, Илдар Юзеев, Мөхәммәт Мәгъдиев, Рафаэль Төхвәтуллин, һ.б. балалары һәм оныклары чакырылган. Кичәдә катнашучылар алар авызыннан татар язучыларының мәхәббәт тарихлары турында ишетә алачаклар. Ә көз көне Татарстан Республикасы Милли музей филиалларының берсендә "Язучы һәм аның Музасы" дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылыр дип көтелә.
Кичә 14.00 сәгатьтә башлана, музей һәркем өчен ачык.