Сембер татар мәдәни үзәге бинасында "Каурый каләм эзеннән" исемләнгән язучылар очрашуы узды
24 февраль көнендә Сембер татар мәдәни үзәге бинасында "Каурый каләм эзеннән" исемләнгән язучылар очрашуы узды. Чараны Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәни үзәк хезмәткәрләре оештырды, Мәләкәс шәһәрендә язучы Равил Шәфигуллин алып барды. Очрашу шыйгырь уку һәм музыкаль номерлар белән тулы иде.
Өлкәнең төрле почмакларыннан җыелган милләттәшләребез һәм Татарстаннан кунаклар да булды. Җирле язучыларны Марат Әббәсовны (Иске Кулаткы), Наҗия Шагаеваны (Чынлы районы), Равил Шәфигуллинны Татарстан язучылар рәисе урынбасары Данил Салихов һәм "Өмет" газетасы редакторы Исхак Хәлимов бүләкләделәр, бүләк алучылар арасында Сембернең 17 санлы китапханәсенең миллиҗанлы хезмәктәре Гөфия Сәмигуллина да булды.
Музыкаль тәнәфесләрдә моңлы җырларны Илдар Мөхәммәтҗанов, Җәмилә Мифтахова, Әлфия Рамазанова һ.б. башкардылар. Очрашу "Туган тел" җыры белән тәмамланды.