Уку-укытуда яңа технологияләр чоры килә
Британиянең Иң яхшы шәхси мәктәпләр ассоциациясе башлыгы кызыклы теория тәкъдим итә: 30 елдан укучылар мәгълүматны туры баш миенә кабул итәчәк. Бәйсез мәктәп советы җитәкчесе Крис Пэри фикеренчә, “Матрица” стилендәге технология тиздән безнең өчен гадәти дәресләрне, укыту методикасын алыштырачак. “Баш миен мәгълүмат күчерү максаты белән электр челтәренә тоташтыруга бер адым калды”, - ди ул.
Бер 30 елдан соң “Матрица” фәнни фантастика булып тоелмаячак. Шушы планнарны тормышка ашыру өчен Крис Пэрри 1300 шәхси мәктәптә әлеге яңалыкка әзерләнү өстендә эшли. Биредә якын киләчәктә чыбыксыз технологияләр нигезендә укыта башлаячаклар. Әлеге мәктәпләрдә бүген ярты миллионга якын бала белем ала икән.
“Озакка сузылган белем алулар, бетмәс ятлаулар тарихта калачак. Мисал өчен, чит телен өйрәнү өчен, баш миенә сүзлек кертеләчәк, кешегә бары телнең грамматик төзелешен өйрәнергә генә кала”, - ди Крис Пэрри.
Чыганак: window.edu.ru