"Халык җәүһәрләре" балалар фестиваль-бәйгесе (+ яңартылган нигезләмә)
Соңгы елларда халык җәүһәрләренә, фольклорына, мәдәниятенә, этник мирасына игътибар артканнан арта бара. Әлеге бәйге Идел буе регионында яшәгән халыкларның бай мәдәни мирасын саклап калу, төрле милләт балаларының дуслыгын ныгыту, яшь фольклор коллективларны һәм башкаручыларны барлау, аларның осталыгын үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла да инде.
"Халык җәүһәрләре" балалар фестиваль-бәйгесен Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе оештыра.
Фестиваль 25-26 март көннәрне Казанда Казан шәһәре, Г.Баруди, 3а адресы буенча узачак. Бәйге турында тулырак мәгълүматны әлеге яңалыкка беркетелгән Нигезләмәдә таба аласыз.
Фикерләр
Раил Гатауллин
5 Март, 2013 - 11:54
Permalink
Нигезләмә яңартылды
Нигезләмә яңартылды, бераз үзгәрешләр бар!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин