Казанның 12 нче кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта һәм зал ачылды
1 март көнне Казанның кызлар белем алучы 12 нче гимназиясендә танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта һәм зал ачылды, рәсми чарада ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты.
Билгеле булганча, кызлар өчен татар гимназиясе 2011 елда, республика парламенты депутаты Туфан Миңнулинның тырышлыгы аркасында, Декабристлар урамында урнашкан яңа бинага күченде. Нәкъ менә ул мәктәп өчен яңа бина төзү мәсьәләсен республика һәм шәһәр җитәкчеләре алдына беренче булып куйган кеше. Чөнки Т.Миңнуллин, депутат буларак, төзелеш вакытында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итеп торды. Мәктәп ачылышында ул: “12 нче гимназиягә 10 Әлмәндәр гомере телим”, - дип белдергән иде.
Разил Вәлиев, мемориаль тактаны һәм хәтер залын ачып, Туфан Миңнулинның татар әдәбияты һәм театры, белем бирү системасы үсешенә, милли мәктәпләрне саклауга керткән бәйләп бетергесез өлешен билгеләп үтте. Ул гимназиянең Туфан Миңнуллин истәлегенә һәрвакыт тугры калачагына ышаныч белдерде.
Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Илсур Сафиуллин, Анастасия Исаева, танылган җырчы Илһам Шакиров, РФ Дәүләт Думасының экс-депутаты Фәндәс Сафиуллин һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге.
Чыганак: http://tatarile.org/news