Иярчен (спутник) белән смартфон идарә итә!
5 Mar, 2013 Раил Гатауллин 0
Әле бу көннәрдә генә Индия ракетасы инглизләр ясаган STRaND-1 иярченен орбитага чыгарды. Бу иярченнең уникальлеге - аның гади смартфон белән идарә ителүендә!
Иярченнең авырлыгы бары 4,3 кг, моңа карамастан, аның мөмкинлекләре шактый зур. Иярченнең үзәгендә Android операцион системасы белән идарә ителә торган Google Nexus One смартфоны урнаштырылган. Барлык приборлар, элемтә системасы, шул исәптән двигатель белән идарә итү махсус кушымталар ярдәмендә башкарыла. Мәсәлән, iTesa кушымтасы даими рәвештә иярчен янындагы магнит кырын исәпләп тора, "360" дип исемләнгән кушымта фотога төшерә, ул төшергән фотоларны http://www.360app.co.uk сайтына кереп карап булачак.
Хәзерге вакытта STRaND-1 иярчене Җир тирәли 785 км биеклектә әйләнә.