Әниләр көненә багышланган "Тычкан малае Чи-чи бездә кунакта" бәйрәм иртәсе
Әниләребез кояштай озын гомерле булсыннар иде, чөнки әниләр булганда гына өебез ямьле, ашыбыз тәмле, йокыбыз тыныч була. Әниләребез дөньяда иң гүзәл затлар булу белән беррәттән, иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы җан ияләре дә. Алар матур-матур носкилар, бияләйләр бәйлиләр, тәмле ашлар, өчпочмаклар, кабартмалар пешерәләр. Әйдәгез, балалар, әниләребезгә үзебезнең матур шигырьләребезне бүләк итик.
1. Әнием минем матур
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Конфет та кирәк түгел,
Кирәк түгел курчак та
Чөнки мин әниемне
Алдым инде кочаклап.
2. Әниемнең кызы юк бит,
Мин әнигә бер генә.
Кызы да юк, эше дә күп
Әнинең берүзенә.
Кибеттән сөт алып кайтам,
Ипигә дә йөгерәм.
Әниемнең кызы юк та
Малае бар бер дигән.
3. Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
II кечкенәләр төркемендә әниләр көненә багышланган “Тычкан малае Чи-чи бездә кунакта” бәйрәм иртәсе | 24.51 KB |