Соңгы сынау
4нче июнь көнне Россия Федерациясенең 78 регионында БДИ форматында соңгы мәҗбүри имтихан узды. Бу сынауның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. Ләкин Россия мәгариф күзәтүе башлыгы “икеле” билгеләренең күп булачагын әйтеп куйган.
Узган ел математика фәненнән һәр бишенче укучы “икеле” алган. Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының 25 проценты математикадан “икеле” алыр, дип көтелә. Ләкин быелгы укучыларның аттестатында барыбер мондый түбән билге куелмаячак. Чөнки “+1 балл” системасы эшли. Ә менә БДИны тапшыру турындагы яңа закон кабул ителү белән барлык юл куюлар бетереләчәк.
Математикадан Дәүләт имтиханы сәгать 10:00 башланырга тиеш иде. Ләкин укучылар бер сәгать алдан ук имтихан билетларын көтеп утырганнар. Имтихан 240 минут дәвам иткән. Бу вакыт эчендә чыгарылыш сыйныф укучылары катлаулылыгы ягыннан 3 баскычтан торган мәсьәләләр чишәргә тиеш иде. Сынау барышында укучыларга калькулятор кулланырга рөхсәт ителгән. Имтихан барышы белән канәгать булмаганнар шунда ук апелляциягә бирү хокукына ия иде.