И, туган тел...
Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаучы биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда 21 февраль Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
Бүген дөнья халыклары 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Ләкин соңгы елларда телләрнең күпләп бетә баруы күзәтелә.
Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.
“Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятебездәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле, – ди ЮНЕСКОның Генераль директоры Каитиро Мацуура үзенең махсус мөрәҗәгатендә. – Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез”.
Балалар, тел турында сез нәрсәләр беләсез? Хәзер сүзне сезгә бирәм.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
И, туган тел... | 13 KB |