Исәнме, кыш!
13 Apr, 2013 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Актаныш районы Такталачык коррекция мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Ильясова Кәүсәрия Зөфәр кызы
Карларныңмы яктысыннан
Дөнья агарган.
Агачларның чәч толымын
Ап-ак бәс сарган.
Агачларда яна дисәм
Нәни фонарьлар,
Кызылтүшләр килеп кунган,
Шундый шат алар.
Килгән алар карурманнан
Безне котларга.
Кышкы моңны – кошлар җырын
Кил син тыңларга.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Исәнме, кыш! | 56.34 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: