Әлмәттә “Туфан мәктәбе” фестивале ачыла
2013 елның 27 апрелендә Татарстанның Әлмәт Татар дәүләт драма театрында “Туфан мәктәбе” исемле балалар театрлары фестивале ачыла.
Әлмәт шәһәре театрында күренекле драматург, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Туфан Миңнуллинга багышланган әлеге фестиваль тәүге тапкыр 2012 елда узган иде. Бу проект Татарстан Мәдәният министрлыгы грантына лаек булды. Узган елның 14 маенда Әлмәт театрында балалар Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль премьерасын күрсәтте. Октябрь аеннан исә актерлык осталыгына өйрәтү өчен театрда балалар өчен артистлар дәресләр үткәрә башлады. Быелгы “Туфан мәктәбе” фестивалендә һәр иҗади төркем Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр тәкъдим итәчәк.
Чыганак: http://gabdullatukay.ru, Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте