Татарстан укучылары халыкара конкурста җиңү яулап кайттылар
Балалар, үсмерләр һәм студентлар арасында узучы комьютер эшләре буенча "Цифровой ветер" исемле Халыкара конкурска нәтиҗәләр чыгарылды. Җиңүчеләрне тантаналы рәвештә Саратов дәүләт техник университетында котладылар. Әлеге чара ел да Саратов дәүләт техник университетының Халыкара мәгариф үзәге һәм Aptech World-Wide(Индия) корпорациясе бедәмлегендә оештырыла.
Номицияләр төрле: тематик сайт, 2D-статика, 2D-анимация, 3D-анимация һ.б. Быел "Softline" компаниясе тагын бер номинация өстәгән: “Компьютер уеннары”. Бу номинация, үз чиратында тагын бүленеш ала: “Компьютерлар өчен казуаль уеннар”, “Смартфоннар өчен казуаль уеннар”, “Онлайн- Flash уеннар”.
Барлыгы конкурста 1500 эш катнашкан. Авторлар арасында мәктәп укучылары да, студентлар да бар (7-21 яшь).
Финалда Саратов, Энгельс, Уфа, Түбән Кама, Саранск, Санкт - Петербург, Иваново, Бөгелмә, Җаек (Уральск), Бузулука, Ростов шәһәрләреннән килгән катнашучылар бүләкләнде. Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр (сыек кристаллы мониторлар, принтер һәм сканерлар һ.б.) алды.
Күргәнегезчә, җиңүчеләр арасында татарстанлылар да бар. «Тематик сайт» ноимнациясендә (12 яшькәчә) Бөгелмә шәһәреннән Роман Крутов өченче була. Аның эше “Бөгелмә - булчак генералиссимусның кечкенә ватаны” дип атала.
Ә «3d-анимация» номинацииясендә (18-21 яшь) Түбән Камадан Руслан Исламов “Пыяла бәхет” исемле эше белән 2нче урынга лаек була.