Уку тәмамлана, сынаулар башлана
25 май көнне Казан мәктәпләрендә “соңгы кыңгырау” чыңлаячак. Әмма бу көнне уку елы беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен генә тәмамлана. Башка укучылар каникулга 31 майда таралыша.
Хәер, мәктәптән чыгарылучылар өчен уку елы тәмамлану белән иң авыр чор башлана гына. 27 майдан 19 июньгә кадәр егет-кызлар Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Быел башкалабызда 6 меңнән артык укучы 14 фән буенча сыналыр, дип көтелә. Мәктәпләр нигезендә 80 имтихан тапшыру пункты оештырылачак.
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга да тынычланырга иртәрәк әле. 28 майдан 17 июньгә кадәр 10 меңнән артык Казан баласы дәүләт йомгак аттестациясен (кече БДИ) үтәчәк.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклап үткәнчә, мәктәпләрнең капиталь ремонты да, Универсиадага әзерлек тә дәүләт сынауларын уңышлы тапшыруга комачауламаска тиеш. Аерым игътибарны шәһәр башлыгы дәүләт имтиханнары вакытында кагыйдә бозуларны булдырмауга юнәлтә. “Тормышта имтиханнар күп булачак. Шуңа да гаделлеккә мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтергә кирәк”, - дип саный Илсур Метшин.
Чыганак: http://intertat.ru/tt