“Кирәкле” һөнәр сайласаң гына бушка укыйсың
Бөтен ил буенча, шул исәптән республикабызда да, югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башланды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел беренче курска 49 меңгә якын егет-кыз керә икән. Шуларның 15882-е бюджет урыннарга алыначак.
Олылар балаларны 4-5 яшьләреннән үк “Үскәч кем буласың килә?” дип аптырата башлый. Әлбәттә, бу вакытта нәниләрнең балачак хыяллары җитди кабул ителми. Гадәттә, үсмерләр мәктәпне тәмамлар алдыннан гына булачак һөнәрләре турында чын-чынлап уйлана башлый.
Сораштырулар нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бүгенге яшьләр тарафыннан һөнәр сайлау бик зур проблема буларак кабул ителә. 14-15 яшьлек малай-кызларның нибары 10-15 проценты гына кем булачагын төгәл белә. 70 процент балалар бу турыда уйланалар, шикләнәләр. “Нәрсәдер сайларга кирәк, ләкин мин үземә нәрсә кирәк икәнен белмим,” - ди күпчелек.
Соңгы дистә елда иң зур конкурслар икътисад, юриспруденция, менеджмент кебек юнәлешләрдә күзәтелде. Ел саен "икътисадчылар, юристлар бик күп, куяр урын юк" дип сөйләсәләр дә, яшьләр ни сәбәпледер һаман да бу белгечлекләргә өстенлек бирә.
Быел исә түрәләребез “кирәксез” һөнәрләргә дәүләт акчасына укытуга чик куярга булган. Мондый белгечлекләр сайлаучыларның күбесенә үз хисабына белем алырга туры киләчәк. Татарстанда абитуриентлар арасында иң популяр факультетларда бюджет урыннарын 35-40 процентка кыскартканнар.
Әйтик, КАИда икътисад, юриспруденция, сәүдә эше кебек факультетларда көндезге һәм читтән торып уку бүлегендә бер генә бюджет урыны да каралмаган. КХТИда шулай ук булачак икътисадчыларны бары тик коммерцияле нигездә генә укытачаклар. КФУның күпчелек филиалларында шулай ук “кирәксез” белгечләрне башка әзерләмәскә булганнар. Гомумән алганда, әлеге уку йорты буенча “Икътисад” юнәлешендә казна тарафыннан финансланган урыннар 15 процентка кимегән.
Әйтеп кителгән белгечлекләр буенча бюджет урыннары киметелсә дә, тулаем алганда быел дәүләт хисабына белем алучылар исәбе узган елдагыга караганда күбрәк. Югары уку йортларында бушлай уку бәхете 15 882 егет-кызга елмаячак. Былтыргы белән чагыштырганда бу 300гә артыграк.
Икътисадчы, юристлар урынына химик сәнәгать, биотехнологияләр, энергетика һәм информатика буенча белгечләр әзерләнәчәк. Шулай ук табиблар, инженерлар һәм педагоглар укытуга дәүләт заказы 5-6 процентка арткан.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt