Балтачта республикакүләм мөселман балалар Сабан туе уза
26 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган
30 июнь көнне Балтач районы Борбаш авылында Республикакүләм мөселман балалар сабан туе уздырыла. Бу күркәм чара быел алтынчы тапкыр үткәрелә.
Сабантуй иртәнге сәгать унда башлана. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Балтач районы мөхтәсибәте мөселманнарны балалары белән бергә Сабантуй бәйрәменә килүләрен көтеп кала, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru