Мәскәү укучыларын яңалык көтә
9 Jun, 2008 Сылу
2009–2011 елларга мәгарифне үстерү буенча шәһәр максатчан программасы кысаларында Мәскәү укучыларының һәрберсенә шәхси партфолио эшләнәчәк. Ләкин бу көндәлекләр көчен югалта, дигән сүз түгел. Партфолиода укучы турында мәгълүмат туплана. Әйтик аның теге яки бу олимпиадаларда, конкурсларда җиңүе һ.б турында. Шулай ук биредә укучының спортта уңышлары, хәтта төрле түгәрәкләргә йөрүе, буш вакытта нәрсә белән мавыгыуы да теркәләчәк.
Мәгарифне үстерү программасын тормышка ашыру өчен 190 млрд. сум күләмендә акча бүленеп бирелергә планлаштыралар. Бу сумманың 135 млрд. яңа мәктәпләр салуга тотылачак.
Чыганак: www.5ballov.ru