Балалар арасында девиант тәртип күренешләренә профилактика
1 Jul, 2013 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Арча районы Өчиле төп мәктәбе укытучысы Зиятова Дилбәр Хәлиловна
18 нче гасырда яшәгән философ Иммануил Кант: “Яшьлек еллары - иң авыр чор”, - дип язып калдырган булган. Чыннан да, яшүсмерлек чоры – кеше тормышының катлаулы вакыты булып тора, чөнки яшүсмерлек чорына түбәндәге билгеләр хас:
- Формалашып җитмәгән һәм тотрыксыз психика.
- Тирә-юнь йогынтысына бирелүчәнлек.
- Үзбилгеләнү һәм үз-үзеңне зур кеше итеп тою теләге.
- Җиңел уйлаучанлык.
- Ныгымаган җаваплылык хисе.
Әле саналып киткән билгеләр яшүсмердә девиант тәртип барлыкка килү мөмкинлегенең зур булуы турында сөйли. Девиант тәртип кешенең үз-үзен тотышында кабул ителгән әхлак, хокук, культура, сәламәтлек нормаларынннан тайпылган эш-гамәлләр. Кешенең тәртибендәге мондый күренешләр җәмгыять тарафыннан хупланмый.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Балалар арасында девиант тәртип күренешләренә профилактика | 12.15 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: