Канадада мәктәптә укучы кыз тән җылыгы белән эшли торган фонарь уйлап тапкан
Канаданың Виктория шәһәрендә яшәүче унбиш яшьлек Энн Макосински дөньяга үзенең беренче ачышын тәкъдим иткән. Ул кешенең тән җылысы ярдәмендә эшли торган фонарь ясаган. Әлеге фонарьга бернинди дә батареялар кирәкми. Энн Макосински инде күптәннән альтернатив энергетика белән кызыксына, беренче ачышын да ул мәктәптәге фәнни конкурс өчен уйлап таба. Әлеге конкурслар АКШта һәм Канадада бик популяр.
“Безне бик күп төрле энергияләр чогап алган. Без электроприборлар өчен шул энергияне файдалану мөмкинлеге турында уйламыйбыз да”, — ди Макосинки. Ул проектына тема эзләгәндә үзе өчен Пельтье эффектын (ток килгәндә җылылык йотыла яки бүленеп чыга) ачкан.
Энн Макосински сүзләренчә, бу прибор эргономик, термодинамик яктан отышлы. Биш милливатт егәрлек булдыру өчен аңа тән температурасы һәм тирәлек арасында биш градус аерма кирәк.