Казанда U-Media Халыкара мәктәп эшли башлады
Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада көнендә яшь спорт журналистларының U-Media Халыкара мәктәбе эшли башлады.
Проект студентларга һәм талантлы белгечләргә спорт журналистикасы нигезләрен өйрәнү белән бергә инглиз телендә профессиональ лексика үзләштерү мөмкинлеге бирә. Программаны Халыкара студентлар спорты федерациясе, ФИСУ Халыкара мәгариф үзәге “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма белән бергә оештырганнар.
Академик журналистика белеменнән аермалы буларак өйрәнү Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада мәйданчыгында практика үтүгә корылган. Бу “спорт журналистикасы”н популярлаштыруга, Уиверсиаданы танытуга, мәдәниятара тәҗрибә туплау максатыннан эшләнелә.
6-17 июльдә Универсиада ярышларын дистәләгән илдән мәктәпнең 18-27 яшьлек 24 студенты яктыртачак.
Яшь спорт журналистларын FISU президенты Клод-Луи Гальен һәм FISU вице-президенты Леон Эдер эш башлаулары белән котлады.
U-Media студентлары акредитация узган журналистлар белән бергә Kazan-Arena стадионында Универсиаданың баш медиаүзәгендә урын алачак.
Студентларны Канада, Швейцария, Словения, Германия һәм АКШ экспертлары өйрәтәчәк, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru