Башка еллардан аермалы буларак, быел нәшриятләргә дәреслекләрне муниципаль берәмлекләргә кадәр илтеп җиткерү бурычы куела
Бүгенге көндә федераль исемлеккә кергән дәреслекләр – 63,07 процент, төбәк дәреслекләре 30дан артык процент күләмендә мәктәпләргә кайткан.
Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан федераль исемлеккә кергән 485 исемдәге дәреслек 600 921 данә күләмендә сатып алынган. Гомумән алганда, 1 млн. 330 данә китапка заказ бирелгән. Республиканың үз дәреслекләре 200 380 комплект күләмендә (47 исемдә) сатып алынган.
Башка еллардан аермалы буларак, нәшриятләргә дәреслекләрне муниципаль берәмлекләргә кадәр илтеп җиткерү бурычы куела. Бүгенге көндә федераль исемлеккә кергән дәреслекләр – 63,07 процент, төбәк дәреслекләре 30дан артык процент күләмендә мәктәпләргә кайткан.
Яңа уку елында беренче тапкыр бюджет хисабына 1-4 сыйныфлар өчен математикадан Л.Г.Петерсон авторлыгында математика дәреслекләре сатып алынган.
Министр хәбәр иткәнчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бөтен яңа дәреслекләрне тикшерү өчен эксперт советы төзелгән.
Бу елның май аенда министрлык тарафыннан “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе игълан ителгән иде. Акциянең төп максаты – мәктәп китапханәләре фондын тулыландыру. Җәйге каникулларга карамастан, акциядә 10 меңгә якын кеше катнашкан. Алара арасында укучылар, аларның ата-аналары, педагоглар бар. Шулай итеп, мәктәп фондларына 9500 дәреслек, 20 меңнән артык матур әдәбият кабул ителгән.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru