Татарстанда сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнү буенча лицей-интернат төзелә
Татарстанда сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнү буенча лицей-интернат төзелә. Әлеге мәсьәлә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә каралды, дип хәбәр итәләр министрлыктан. Ул республикадагы шундый тәүге интернат булачак.
Яшел Үзән районының Ореховка бистәсендә урнашкан лицей быел 1 сентябрьдә ишекләрен ачачак. Анда белем алачак 112 кеше конкурс нигезендә сайлап алынган. Алар – мәктәп, район, шәһәр һәм республика олимпиадалары җиңүчеләре.
Лицейда Казан илкүләм тикшеренү технология университеты белән берлектә республиканың яңа инженер элитасын тәрбияләү программасы гамәлгә ашырылачак. Уку йорты шулай ук химия, физика һәм биология укытучылары өчен иҗат лабораторияләре, олимпиада хәрәкәтен үстерү үзәгенә әйләнергә тиеш.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru