Яңа төр методика ярдәмендә кан аша кеше гомеренең дәвамлылыгын билгеләп була
11 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Британия галимнәре революцион ачыш ясаганнар. Алар яңа төр методика ярдәмендә кан аша кеше гомеренең дәвамлылыгын билгели алалар, шулай ук нинди авырулар белән авырырга мөмкинлекләрен әйтеп бирәләр. Әлеге тест кешенең сабый вакыттан ук нинди хроник авыруларга бирешүчән булуын күрсәтә.
Корольлек каршындагы Лондон көллиятенең галимнәре бу ачышка зур өметләр баглыйлар, аның перспективалы булачагына ышыналар.