Татарстанда берничә Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыючылар билгеле
Алар – Яр Чаллыдан Максим Мордяшов һәм Кукмара районыннан Гөлназ Садриева.
Яр Чаллының 26 нчы гимназиясен тәмамлаган Максим Мордяшов физика, математика һәм информатикадан Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Ул Мәскәү дәүләт университетының механика-математика факультетына укырга керергә җыена.
Ул - укучыларның математика буенча бөтен Россия олимпиадасының муниципалитет һәм республика этаплары, “Воробьев тауларын буйсындыр - 2012-2013” вузара олимпиадасының йомгаклау этабы, физика буенча 52 нче күчмә Физика-математика олимпиадасы, информатика буенча КФУның Яр Чаллы филиалы уздырган предмет олимпиадасы призеры. Мәктәп укучыларының математика буенча "Ломоносов" вузара олимпиадасының, информатика буенча "КИТ - компьютерлар, информатика, технологияләр" бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы җиңүчесе.
Татарстанда шулай ук Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясе укучысы Гөлназ Садриева рус теле, биология һәм химиядән 100 балл җыйган. Гөлназ мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, бик яхшы билгеләренә генә укыган. Биология буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашкан. Табиб булу теләге зур, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru