Сарманда быел мәктәпләрне төзекләндерүгә 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән
Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрен яңартуга җирле бюджетта да 4 миллионнан артыграк акча каралган.
Сарман муниципаль районында республика программасы кысаларында Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән.
Телгә алынган мәктәпләрдә түбәләр, инженерлык коммуникацияләре ремонтлана, эчке һәм тышкы ишекләр, тәрәзәләр алыштырыла. Бу мәктәпләргә ремонт эшләре өчен муниципаль бюджеттан да 4 миллион сумнан артыграк акча каралган. Районның башка мәктәпләре һәм балалар бакчалары да яңа уку елына “матурланырга” тиеш. Аларда буяу эшләре бара, шулай ук идән, стена плитәләрен алыштыру, кайберләрендә веранда ясау кебек һәм башка эшләр планлаштырылган, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru