Безнекләр янә җиңүче!
10 Jun, 2008 Сылу
Шушы көннәрдә “Беренче адымнар” һәм “Педагогик инновацияләр” исемле Бөтенроссия конкурсларына нәтиҗәләр чыгарылды. Мәскәү шәһәре Үзәк галимнәр йортында җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау церемониясе узды.
“Беренче адымнар-2008” Бөтенроссия ачык конкурсының “Интернетта мәгълүмати технологияләр” номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен Казан шәһәре Идел буе районының 19нчы гимназия укучылары Александр Шакиров (9нчы сыйныф), Рөстәм Гарипов (9нчы сыйныф) һәм Айдар Вәлиев (9нчы сыйныф) алды. Җиңүчеләрнең фәнни җитәкчеләре – информатика укытучысы Гүзәл Хади кызы Смирнова, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.