Язучы Галимҗан Ибраһимовның оныгының улы Казанда Универсиадада катнашты
Ул - Россия җыелма командасына кергән спортчы, саблист Камил Ибраһимов.
Танылган татар язучысы, телче галим һәм тарихчы, дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның оныгының улы Казанда уза торган Универсиадада катнашкан. Ул - Россия җыелма командасына кергән спортчы, саблист Камил Ибраһимов.
Билгеле булганча, Камил Ибраһимов әлеге дисциплина буенча шәхси зачетта алтын медаль яулады.
Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашып, ул җирле басмаларның берсенә Татарстан башкаласының бигрәк тә хәзер бик матур булуын, бик күп биналарның төзекләндерелүен, яшеллек һәм фонтаннарның күп икәнлеген әйткән.
“Казан миңа бик якын: чөнки монда минем карт бабам – Галимҗан Ибраһимов (1887 - 1938) исеме белән шәһәрнең бер проспекты аталган. Гаиләбез озак еллар Башкорстанда яшәүгә карамастан, мин үзем дә – татар гаиләсеннән”, - дигән Камил Ибраһимов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru